Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда чираттагы «Пациентлар мәктәбе» тире яман шешенә багышлана

24 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә автокалада «Тире яман шеше» темасы буенча «Пациентлар мәктәбе» үз эшен дәвам итә.

Спикерлар арасында Яр Чаллы онкология диспансерының баш табибы Алмаз Хаҗиев, Яр Чаллы онкология диспансерының табиб-дерматологы Марат Заһретдинов чыгыш ясаячак. Очрашуда тиредә яман шеш барлыкка килүнең сәбәпләре, аны классификацияләү һәм дәвалау ысуллары турында сөйләячәкләр, шулай ук онкология пациентларын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Лекцияләр тәмамлангач, катнашучылар белгечләргә сораулар бирә һәм шәхси очраклар буенча киңәшләр ишетә алачак.

Чара Яр Чаллы шәһәре, Камал бульвары, 24 йорт (27/04) адресы буенча “Икенче сулыш” онкология пациентларына һәм аларның якыннарына социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә узачак.

Элемтә өчен телефон: 8927476979 Румия Таймасова.

 

http://nabchelny.ru/news/33719

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев