Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Иң элек ул видеоконференция режимында эш штабы утырышын үткәрде. Анда Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев һәм муниципаль районнар катнашты.

Онлайн-очрашу барышында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәте өчен түләүләр җыю турында фикер алыштылар.
«Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко бу елның беренче яртыеллыгында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады: «Реформа башланганнан бирле без контейнер паркын актив рәвештә яңарта башладык. 2020 елда 5 177 контейнер сатып алынды, 2021 елда тагын 2 мең контейнер сатып алу планлаштырыла. Без иске тузган металл контейнерларны педальле, крышкалы яңа евроконтейнерларга алмаштырабыз. 2 161 торак пунктта беренче тапкыр каты көнкүреш калдыкларын чыгару башланды. Моннан тыш, 55 яңа заманча чүп ташу машинасы сатып алынды», - дип аңлатты ул.
«Чүп-чарларны аерып җыю турында да әйтергә кирәк. Без региональ операторга кадәр җайга салынган системаны кабул иттек. Бу планда эш дәвам итә. Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм республиканың башка шәһәрләрендә контейнер мәйданчыкларында кәгазь, пластикны аерым җыю оештырылды», – дип өстәде спикер.
Әлфия Когогина чаллылыларның чүп-чарны аерып җыюга әзер булуын билгеләп үтте һәм бу юнәлештә эшне активлаштырырга кушты: «Чаллыдан башлагыз, кешеләрне мотивацияләгез. Бездә сыйфатлы кеше капиталы. Мәсәлән, чүп-чарны аерып җыю өчен, тарифларны киметеп булмый икән, төзекләндерү программасын тормышка ашырырга мөмкин. Шәһәр хакимияте моңа ярдәм итәргә әзер», - дип фикерне хуплады ул.
Утырыш барышында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» аша гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр каралды.
Алга таба Александр Груничев Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән берлектә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында халык борчыган мәсьәләләрен җиткерде: чүп чыгару, ташландык суларны агызуга түләү, тарифлар. Барлык сораулар да контрольгә алынды.
«Без идарәче компанияләрне контрольдә тоту мөмкинлегенә ия түгел. Без идарәче компаниянең тиешле структура өчен билгеләнгән тарифны ни дәрәҗәдә дөрес куллануын гына контрольдә тотабыз. Шуңа күрә гражданнар тарифның карар белән туры килмәвен күрсә, ул чакта идарәче компаниягә, счет куючыларга карата дәгъвалар бар. Чаллы халкына борчылырга кирәкми, законнарга туры килми торган теләсә нинди стандарт булмаган вәзгыять, шул исәптән федераль, республика, муниципаль структураларны да кертеп, хәлне төзәтү һәм киләчәктә кабатлануга юл куймас өчен үз вакытында чаралар каралачак», – дип билгеләп үтте Александр Груничев.
Татарстанда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 2021 елның 1 июленнән – 4,4%, факттагы күрсәткеч – 4,28% тәшкил итә.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне үзгәртү федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә җайга салына. Ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе субъектлары киселешендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын билгеләү турында күрсәтмәне раслый. Тарифлар ярты ел буенча календарь бүленеше белән кимендә бер финанс елы чорына билгеләнә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә