Шəhри Чаллы

Яр Чаллыда кайбер юл участокларында хәрәкәтне туктатачаклар

7 июльдә 14:00 сәгатьтән 8 июльнең 02:00 сәгатенә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Тынычлык проспектыннан Сөембикә проспектына кадәр һәм Хәсән Туфан проспектыннан алып 19/01 йортына кадәр КАМАЗ-Мастер командасы урамы буенча хәрәкәт ябыла.

Юллар «МАСТЕР» телевизион нәфис фильмын төшерү белән бәйле рәвештә ябылачак.

Юллар шулай ук 8 июльдә 14:00 сәгатьтән 02:00 сәгатькә кадәр, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр; 9 июльдә 10:00нан 20:00гә кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына һәм Раскольников урамы буенча Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Беляев урамына кадәр ябылачак.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: