Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән 14,6%ка артыграк

Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 737 очрагы теркәлгән.

"Бу республика буенча уртача күрсәткечтән 14,6%ка артыграк. Безнең шәһәр эпидемиологик хәлнең югары дәрәҗәсе саклана торган 15 муниципаль берәмлек исемлегенә керә. Беренче урында – авыл районнары-Әлки, Чүпрәле, Казан сигезенче, без унберенче урында", - дип хәбәр итте Илгизәр Бариев.

Ул шулай ук Чаллы предприятиеләренең хезмәт коллективларында эшләр дәвам итүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан РФ КоАП 6.3 маддәсенең 2 өлеше буенча 10 административ беркетмә төзелде, материаллар судка җибәрелде.

Наил Мәһдиев Роспотребнадзорга шәһәр предприятиеләренә санитар куркынычсызлык чараларын үтәүне мәҗбүри куярга кушты: "Күрсәтмә бирүегез һәм судка җибәрүегез аңлашыла, тик бу бит үзмаксат түгел. Хокук бозуларны бетерү процессы предприятиенең үзеннән тора, сез тикшергәндә, күрсәткәндә. Шуннан нәрсә үзгәрә?", – дип кызыксынды Наил Мәһдиев. Ул Илгизәр Бариевтан "КАМАЗда, төзелеш оешмаларында, транспорт предприятиеләрендә ниләр бара? Алар торак һәм социаль-мәдәни объектлар төзи дип кенә, аларны тикшерми калачаклар дигән әйбер булалмый. Нинди трамвай булуы мөһим түгел: муниципальмы ул яки юкмы, хосусый компания хезмәткәрләрен предприятиеләргә ташу белән шөгыльләнәме, юкмы. Минемчә, сез үз хезмәтегез аша кирәкле барлык санитар нормаларның үтәлешен таләп итә аласыз".

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев