Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 74%ка башкарылган

Хәзерге вакытта Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау проценты 74% тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.

«1 сентябрьгә кадәр без сезонлы эш төрләрен тәмамларга планлаштырабыз. Аларга түбә, фасадларны һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау керә. Калган эшләр 1 октябрьгә кадәр тәмамланачак, ә килешү нигезендә без 1 ноябрьгә кадәр эшли алабыз», – дип билгеләп үтте Илья Зуев.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хезмәттәшен хуплады, эшләр узган елдагы кебек июль аенда түгел, ә апрель аенда башланганлыгын билгеләп үтте. Шуңа күрә эшләр иртәрәк төгәлләнергә мөмкин, өстәвенә, һава торышы моңа ярдәм итә. Ул тендерны үткәрү шартларына кертелгән үзгәрешләр өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
«Әйдәгез эшне бер айга иртәрәк төгәллик, әмма сыйфатка зыян китермичә. Сыйфат республикада билгеләнгән стандартлар нигезендә югары булырга тиеш», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Фото: kazanfirst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш