Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда машина йөртүче баланы бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача

Аны дәүләт автоинспекциясе эзли.

25 август көнне 14 сәгатьтә Чаллыда Муса Җәлил проспекты буенча җирле юлда 12 яшьлек баланы бәрдерәләр. Беренчел мәгълүматларга караганда, билгеләнмәгән автомобиль руле артында машина йөртүче Тукай яр буе ягыннан Батенчук урамы ягына таба хәрәкәт иткән, һәм юл-транспорт һәлакәте булганнан соң авария урыныннан качкан.
Малай тән җәрәхәтләре ала.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге вакыйга шаһитларының 51-18-14 телефонына хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига