Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Роспотребнадзор эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итә

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә.

Тикшерү нәтиҗәләре турында Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде: «Кичке, төнге рейдлар үткәрелде, аның барышында дүрт объектта хокук бозулар ачыкланды:  шәхси эшмәкәр Омаровның "Бахор" кафесында өстәмә санитар-эпидемиягә каршы профилактика чаралары үтәлмәде, шуңа бәйле рәвештә шәхси эшмәкәргә беркетмә төзелде, материаллар 6.3 статьясының 2 өлеше буенча судка җибәрелде. Суд тарафыннан 60 тәүлеккә эшчәнлекне административ туктату турында карар кабул ителде. Шәхси эшмәкәр Мөхәммәдиеванын "Берлога" кафесында да хокук бозулар ачыкланды, кафе бинасында бактерицид лампа, рециркулятор юк, битлекләр дөрес киелмәгән, тиешле эш журналларын тутыру алып барылмаган, дезинфекция чаралары тулысынча тәэмин ителмәгән», - диде ул.  
Моннан тыш, "Стамбул", "Бакинский дворик" кафеларында тикшерүләр үткәрелде, ачыкланган хокук бозулар факты буенча эшмәкәрләргә беркетмәләр төзелде, материаллар судка җибәрелде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 3 518 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 669,6 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 2,4%ка түбәнрәк. Медицина күзәтүе астында 99 кеше, шуларның 55е элемтә юлы белән авырган. Медицина күзәтүе һәм савыгу вакыты чыгу сәбәпле, 9 442 граждан күзәтүдән алынган.

Фото: trn-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоколад яна кызык роспотребнадзор продукт кибет магазин яңалыклар