Яр Чаллыда Шәһәр студентлар советының яңа рәисен сайлаячаклар
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Шәһәр студентлар советының яңа рәисен сайлаячаклар

31 октябрь көнне «Нур» яшьләр үзәгендә Шәһәр студентлар советының хисап-сайлау конференциясе узачак. Чара кысаларында җирле яшьләр иҗтимагый оешмасының яңа рәисен сайлау узачак.

Шәһәр студентлар советының Рәисе вазыйфасына урта һөнәри яки югары белем программалары буенча көндезге формада белем алучы 18 яшькә җиткән чаллылылар гариза бирә ала. Рәис постына кандидат анкетасын түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSelFn9YN4iwU...
Гаризалар 2021 елның 22 октябренә кадәр кабул ителә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлау

Нет комментариев