Яр Чаллыда социаль ипотека буенча 4 йорт төзеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда социаль ипотека буенча 4 йорт төзеләчәк

Яр Чаллыда социаль ипотека буенча ике йорт төзелеше буенча әзерлек эшләре башланды. Унҗиде катлы башнялар 63/02 һәм 63/03 адреслары буенча урнашачак.

Калган ике торак йортның әзерлеге – 50 проценттан да күбрәк. 63/16 йортта кат дәрәҗәсендә панельләрне монтажлау, эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре башкарыла.

63/20 йортта эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, бизәү эшләре дәвам итә.

Фото: nashichelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш

Нет комментариев