Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда су, газ һәм ут бәяләре ничек үзгәрде

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар эшли башлады. Торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе 4%ка арткан.

Аларны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты раслады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь хезмәтләргә тарифлар 2017 елдан бирле арттырылмаган иде. Әйтик, 2020 елның икенче яртыеллыгында ут өчен түләү 15 тиенгә кыйммәтләнәчәк һәм 1 кВТ өчен 3 сум 93 тиен тәшкил итәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен электр энергиясенә тариф 2 сум 77 тиен булачак.

Чаллыда җылылык белән тәэмин итүгә тариф 1684 сум 78 тиен дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу элекке белән чагыштырганда 64 сум 80 тиенгә күбрәк. Салкын су белән тәэмин итү 87 тиенгә кыйммәтләнәчәк һәм 1 куб метр өчен 24,47 сум торачак. Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга тариф бер кешегә 86,34 сумнан 89,8 сумга кадәр артачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган 2020 елга коммуналь хезмәтләргә тарифлар

 

 

 

Наименование тарифа Стоимость на 1 января 2020 года
(указана в рублях)
Стоимость на 1 июля 2020 года
(указана в рублях)
Водоснабжение 23,6 24,47
Водоотведение 15,1 15,44
Теплоснабжение 1619,98 1684,78
Газоснабжение 5,72 5,72
Электроснабжение 3,78 3,93
ТКО 86,34 89,8
 Капремонт  6,11 6,11

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев