Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда теркәлгән никахлар саны арта

Яр Чаллыда агымдагы елның алты аенда 1284 пар никахларын теркәгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37%ка артык. Җәй айларында, гадәттәгечә, туй сезонының иң кызган чагы, тагын ике меңнән артык туй үткәрү планлаштырыла.

Шәһәрдә чит ил кешеләре белән никахларны теркәү ике тапкыр арткан, аларның саны 42 пар тәшкил иткән. Кияүләр - Төркия, Вьетнам, АКШ, Гыйрак, Бельгия гражданнары. БДБ илләреннән максималь никахлар саны Таҗикстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан гражданнарына туры килә.
Агымдагы елның беренче ярты еллыгында 88 яшьлек ир-атның никахын теркәү - яшь рекорды булды. Иң өлкән кәләш 74 яшьлек ханым булды. Никахлашу өчен иң популяр даталар 21.01.21, 12.02.21, 17.07.21 булды. 21.08.21 көненә 65 парны теркәү көтелә.
Модага стильләштерелгән һәм костюмлаштырылган тантаналар керде.
14 февральдә, Гашыйклар көнендә, беренче тапкыр тимераякта «Азатлык» мәйданында шугалакта никах теркәү тантанасы узды.
Дельфинарийда никах теркәлде, кияү үзләренең дуслары – дельфиннары белән тантана урынына йөзеп килде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс