Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 80гә якын чара уздырылды

Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында Шәһәр Советының VIII утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының мөһим һәм көтелгән вакыйгасы - «Чишмә» халыклар дуслыгы йортын капиталь ремонтлау булачак. Хәзерге вакытта «Чишмә» халыклар дуслыгы йортына капиталь ремонт ясау өчен проект - смета документациясен эшләү бара, бинаны, эчке инженерлык челтәрләрен һәм бизәкләү эшләрен планлаштыру проекты эшләнә", - дип билгеләп үтте ул.
Бүген Чаллыда 22 милли берләшмә эшли: мари, удмурт, башкорт, чуаш, керәшен, рус, әрмән, грузин, әзербайҗан, лезгин, чечен, еврей, немец, украин, таҗик, корея, осетин, үзбәк, казах, мордва, кыргыз, дагыстан. Алар барысы да «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына быел гыйнвар аенда «Энергетик» мәдәният сараенда старт бирелде. Туган телләр елы кысаларында шәһәрдә туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 80гә якын мәдәни һәм белем бирү чарасы үткәрелде. Алар арасында «Нардуган» керәшеннәренең йола бәйрәме, «Шорык Йол» мари халык бәйрәме, «Терендез» әрмән милли бәйрәме, «Ариран» Корея җәмгыяте концерты, «Мәхәббәт хакына» милли җәмгыятьләр конкурсы, Чуаш теле һәм мәдәнияте көннәре кысаларында «Чуваш эреше» күргәзмәсе, Чуаш общинасы һәм «Чекес» чуаш халык ансамбленең 30 еллык юбилее уңаеннан концерты.
Ел саен «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белгечләре милли-мәдәни берләшмәләр белән берлектә шәһәр, республика, бөтенроссия дәрәҗәсендәге чаралар үткәрә. Яр Чаллыда «Иван Купала» республика славян йола бәйрәме, «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Уяв-2021», «Питрау» шәһәр бәйрәмнәре кебек мөһим этномәдәни проектлар узды.
2 июньнән 9 июньгә кадәр РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллы шәһәрендә Россиянең XVIII Кече шәһәр театрлары фестивале узды.
Җиңүчеләрне Россиянең халык артисты Ольга Остроумова җитәкчелегендәге илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләреннән торган жюри билгеләде. Фестиваль жюрие биш номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: «Зур формадагы иң яхшы спектакль», «Кече формадагы иң яхшы спектакль»номинацияләре өчен Гран-при, «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Өмет» бүләге. Зур һәм кече формадагы лауреатлар традиция буенча Мәскәүдә Милләтләр театры сәхнәсендә үз эшләрен тәкъдим итәчәк.
«Иң яхшы ир-ат роле» өчен бүләкне Чаллы «Мастеровые» рус драма театры актеры Евгений Гладких алды. Ул «Өч апа» спектаклендәге уены өчен билгеләп үтелде, дип языла шәһәр сайтында.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев