Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ВИЧка түләүсез тест үткәрү буенча акциянең бүген икенче көне

«Җиңү өчен Тест» масштаблы проекты кысаларында Яр Чаллыда ВИЧ-инфекциясенә түләүсез аноним экспресс тест үткәрү акциясе узачак.

Акцияне Президент грантлары Фонды ярдәме белән «Яңа Гасыр» автономияле хәйрия коммерциячел булмаган оешмасы Яр Чаллы шәһәренең Республика СПИД үзәге филиалы белән берлектә үткәрелә.

Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ВИЧ-инфекциягә 488 кеше тест узды. 15 тапкыр күчмә тикшерү үткәрелде. 50 юридик консультация күрсәтелде. 1 220 кеше сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча консультацияләр алды.
19 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Энтузиастлар» бульварында мультидисциплинар командасы белән «Тест-мобиль» эше оештырылачак.
«Җиңү өчен Тест» проекты Россиядә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча социаль әһәмиятле проектлар өлкәсендә иң эре проектлардан санала һәм Татарстанда һәм төбәкләрдә 2021 елның декабренә кадәр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек