Яр Чаллыда яшен булуы фаразлана
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яшен булуы фаразлана

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 6 июльдә 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә.

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, боз явуы, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр артуы көтелә.

Берәр нинди бәла-каза килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номеры - "101,112". Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев