Яр Чаллыда «Закамье - Автостанция» маршруты буенча бушлай микроавтобус җибәрделәр (+расписание)
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Закамье - Автостанция» маршруты буенча бушлай микроавтобус җибәрделәр (+расписание)

"Закамье - Автостанция" маршруты буенча "Газель" машинасын Сидоровкада "Закамье" күпләп сату базасы җитәкчелеге җибәрде.

Хәзер иске тукталыштан (төп капка түгел) күпләп сату базасы янында автостанциягә кадәр бушлай китәргә, ә анда теләсә нинди шәһәр маршрутына күчәргә мөмкин. Шулай ук "Автостанция" тукталышында микроавтобуска утырып, Кама аръягына да барып җитәргә мөмкин. Маршрутка һәр иртәнге сәгать саен кичке 5 кә кадәр йөри.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


маршрут

Нет комментариев