Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыдан бер пенсионер мошенникларга ярты миллион сумга якын акча күчергән

Аңа мошенниклар Мәскәү һәм Казаннан шалтыратканнар.

Яр Чаллы һәм Тукай районы халкы бер тәүлеккә генә мошенникларга 735 мең сум акча күчергәннәр.
24 яшьлек авыл кешесе һәм 76 яшьлек Чаллы кешесе җинаятьчеләрнең корбаннары булганнар. Техник булып эшләүче егет 230 мең сум акча, ә олы яшьтәге ир-ат - 485 мең сум акча күчергән.
Аларның һәркайсына Мәскәүдән һәм Казаннан төрле номерлардан шалтыратканнар. Шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкилләре итеп таныштырганнар, акча югалу сылтавы белән мошенниклар ир-атларны куркынычсыз резерв счетына акчаларын күчерүне сораганнар.
Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 өлеше буенча ("Мошенничество") җинаять эше кузгатылган.

Фото: u-f.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет