Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының 18 гаиләсе ана капиталына ия булды

Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Яр Чаллының 18 гаиләсе сертификатка ия булды.

Чараның хөрмәтле кунагы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина. Ул Чаллы гаиләләрен балалар туу белән котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды.
Котлау сүзләренә ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов та кушылды, дип хәбәр итә шәһәр сайты.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 51 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.

Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятькә социаль адаптация һәм интеграция өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) мохтаҗ булган гаиләләргә ай саен түләү.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация