Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының 18 гаиләсенә ана капиталы тапшырылды

Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунагы - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина. Ул гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм 18 сертификат тапшырды.

Җылы сүзләргә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Татьяна Мульканова да кушылды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 51.300 сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган. Ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалануның төп өстенлекле юнәлеше - торак шартларын яхшырту. Бу юнәлеш буенча 40 меңнән артык гариза (78%) кабул ителгән, гомуми суммасы 19 млрд сумнан артык.
Акча белән биш юнәлеш буенча эш итәргә мөмкин: торак шартларын яхшырту, балалар өчен белем бирү хезмәтләре өчен түләү, әнинең булачак пенсиясен формалаштыру, инвалид балалар җәмгыятькә социаль адаптация һәм интеграция өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү, икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) мохтаҗ булган гаиләләргә ай саен түләү.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага, гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган очракта, 639 432 сум тәшкил итә.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: материнский капитал ана сертификаты