Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының сәнәгать зонасында көчле янгын

Урынга махсус хезмәтләр чыкты.

Яр Чаллының промзона тирәсендә хәзерге минутларда янгын дөрли. Кара төтен баганасы шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан күренә диярлек. Хәзер янгын урынына махсус хезмәтләр килә - бу коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре.

Социаль челтәрләрдәге шаһитлар белдерүенчә, автобусларда баручы халыкны җәмәгать транспортыннан чыгаралар. Видеолардан күренгәнчә, янгын ТЭЦтан ерак түгел генә башланган. Янәшәдә генә тимер юллары да урнашкан. Шулай ук социаль челтәрләрдә кайбер кадрларда ниндидер җитештерү базасы да күренә. Безнең корреспондент хәбәр иткәнчә, коткаручылар янгын урынына килү юлларын эзлиләр. Юлларда хәзерге вакытта бөке булу сәбәпле, янгын сүндерү машиналары тиз арада гына урынга барып та җитә алмый. 

Янгын аеруча да көчәю сәбәпле, суны махсус су ташый торган машиналарда ташыйлар, шулай ук янгынны сүндерергә шәһәрнең күп кенә янгын сүндерү машиналары, шәһәр автомобиль юллары  предприятиесе машиналары да кушылды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару