Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының туган көнен Габдулла Тукай исемендәге яр буенда бәйрәм итәчәкбез

Шәһәр көне уңаеннан Тарихи-туган якны өйрәнү музее “Туган көнең белән, Чаллы!” шәһәр мәдәни фестивален уздыра.

Шул уңайдан чаллылыларны 17 август көнне 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буена, амфитеатр территориясенә чакыра. Фестиваль кысаларында шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары КАМАЗ музее фондының “Камадагы шәһәр” дип исемләнгән  эксклюзив фотокүргәзмәсе белән таныша, “Мин бу шәһәрне беләм!” квест-уенында һәм “Леруа Мерлен” оештырган мастер-классларда катнаша алачаклар.

Бәйрәм сәхнәсендә Underground Rock School рок мәктәбе вәкилләре чыгыш ясаячак. Моннан тыш,  "Европа Плюс" радиостанциясеннән күңел ачу программасы көтелә. Фестиваль кунаклары өчен чараның партнерларыннан да конкурслар оештырылачак. "Чаллы ТВ" редакциясе коллективы “Үз шәһәреңне котла” видеопроектын әзерли. Шәһәрне яратуга багышланган видеороликларны  “Чаллы-ТВ” һәм “Пятница Челны” телеканалларында 20 августтан күрергә мөмкин булачак. 

 

http://nabchelny.ru/news/33217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X