Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь чаллылыларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар

Көзге каникуллар алдыннан шәһәр укучылары советы балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Засветись» дигән акция уздыра.

Активистлар укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында, шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларның мөһим роле турында сөйлиләр.
Акциянең максаты - яктылык кайтаручы элементларны сатып алуны һәм аларны киемгә тагып йөрүне популярлаштыру. Акция кысаларында мәктәп укучылары советлары активистлары сыйныфтан тыш чаралар һәм сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, яшь чаллылыларга фликерлар тагып йөрү кирәклеге турында сөйлиләр.
«Засветись» акциясе Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм куркынычсызлык бүлеге, «15 нче балалар иҗаты йорты» муниципаль автоном өстәмә белем бирү учреждениесе, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча «Җәяүлеләр әлифбасы» шәһәр программасы ярдәмендә үткәрелә.
Искәртеп узабыз, тугыз айда Яр Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала үлгән, 83 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

http://nabchelny.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яктырткыч