Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь ярымлык сабыйны бакчада тешләгәннәр...

Бу хәл Уфада «Дон Апельсин» шәхси балалар бакчасында булган.

Яшь ярымлык кызны битеннән нык тешләгәннәр. Өстәвенә, баланың баш мие селкенүе һәм күпсанлы гематомалар булуы да ачыкланган. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләре белдерүенчә, сабый тән җәрәхәтләрен уен вакытында алган. Башка балалар кызның өстенә егылган. Ә менә баланың битен умырып тешләүгә килгәндә, алар бу хәлне педагогның хатасы, карап җиткермәве нәтиҗәсендә килеп чыккан дип аңлата. Тәрбияче эштән киткән. Ә кызның әти-әнисе полициягә гариза әзерли. Шул ук вакытта әлеге хәлгә прокуратура да игътибар иткән һәм бакчада тикшерү оештырган. Ведомство әлеге учреждение эшчәнлегенең законлылыгын, балалар хәвефсезлеген тәэмин итү таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/14279-yash-yarymlyk-sabyyny-bakchada-teshlgnnr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X