Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр эшләре министры «Штаб» креатив киңлек мәйданчыгында Z буыны вәкилләре белән очрашты

Дамир Фәттахов: Яшьләрнең үз фикерен белдерү мөмкинлеге булырга тиеш .

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, яшьләрнең үз фикерен белдерү мөмкинлеге булырга тиеш.

«Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә узган «Иҗтимагый-сәяси институтлар кризисы» дигән дискуссион сессия барышында ул шундый фикере белән уртаклашты.

«Минем инануымча, әгәр диалог һәм сөйләшүләр үткәрү өчен мәйданчыклар никадәр күбрәк икән, җәмгыятьтә проблемалар шулкадәр азрак булачак. Күпсанлы проблемаларның асылы кешеләрнең уртак фикергә килә алмавына кайтып кала. Бу – тулы бер сәнгать, күнекмәләр», - дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры.

Ул Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына бәйле вазгыятьне мисал итеп китерде: яшьләр әлеге органның сайлануын түгел, ә билгеләп куелуын искәрткәч, министр бу мәсьәләне республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә күтәреп чыккан. Шуннан соң әлеге органның сайланачагы хакында карар кабул ителгән.

Фәттахов дискуссиядә катнашкан яшьләргә конкрет кейс һәм тәкъдимнәрне турыдан-туры министрлыкка юлларга киңәш итте. Алар җентекләп тикшерелеп, анализ ясаганнан соң, конкрет карар кабул ителәчәк. «Штаб» резиденциясеннән әлеге мәйданчыкны оештыручылар мондый очрашуларның алга таба да үткәреләчәген вәгъдә итте.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев