Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яз көне Татарстаннан 3 мең егет армиягә китә

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе коры җир гаскәрләре сафларын тулыландырачак.

1 апрельдән Татарстанда һәм бөтен Россия буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Апрель-июль айларында республикадан 3 мең егет гаскәрләргә китәчәк. Шул ук вакытта чакырылыш комиссияләрен узу өчен 16 меңнән артык кеше чакырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

«Бүген безнең илдә һәм аерым алганда республикада 2021 елның язгы чакырылыш кампаниясе башланды. РФ Президенты Указы нигезендә, агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби хезмәткә 17-28 яшьлек 134 меңнән артык кеше чакырыла. Гражданнарны кабул итү бу елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр барачак», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күбе (45 процент) коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китә. РФ милли гвардиясе гаскәрләренә - 10 процент, хәрби — диңгез флотына – 12 процент, һава — космик көчләргә 11 процент җибәреләчәк. Һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге өлешләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның 7 проценты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8 проценты, ә башка бүлекчәләргә 4 проценты китә.

ТР җыелма пунктыннан гаскәрләргә яшь кешеләрне беренче озату апрель ахырында булырга тиеш, дип өстәде Погодин.

Фото: Артур Игбаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев