Язучыларга – Роберт Миңнуллин премиясе
Яңалыклар тасмасы

Язучыларга – Роберт Миңнуллин премиясе

Роберт Миңнуллин исемендәге «Балалар һәм үсмерләр өчен әдәби әсәрләр» бәйгесе җиңүчеләре билгеле.

Аларны ТР Мәдәният министрлыгында бүләкләделәр. Лауреатлар арасында Чаллы язучылары да бар. Рәшит Бәшәр «Шигьрият» номинациясендә – беренче, Айгөл Әхмәтгалиева «Проза» номинациясендә – икенче, Әлфия Ситдыйкова шул ук номинациядә өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм премияләр тапшырылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


премия

Нет комментариев