Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдызлар яңа елны ничек каршылый?

2020 елда миңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Йолдызлар яңа елны ничек каршылый?

Раил Галиев, Татарстанның атказанган артисты:

2020 ел үзенең борчу-мәшәкатьләре белән әкрен генә үтеп бара. Иҗат итүләр булмады инде, әмма ул тукталмый, дәвам итә. Яңа җырлар, яңа репертуар туплыйбыз. Аллаһы боерса, көннәрдән бер көнне тамашачыларыбыз аның нәтиҗәсен дә күрер дип ышанам. Быел 85 яшендә әтиебезне мәңгелек йортка озаттык. Бусы күңелсез хәл.

Гаиләбез өчен сөенечле вакыйга – Әҗмәкәй авылындагы йортыбызны төзеп бетереп, матур, җылы өебезгә күчтек. Шушы елда булса ярар иде дип тырыштык, Аллаһка шөкер бу шатлыкны күрдек.

Икенче яктан инде, 2020 ел безгә эстрадада тоткан урыныбыз, башкарган эшләребез, гомумән тормышта кылган гамәлләр турында уйланырга мөмкинлек бирде. Хәзер инде нәрсәләрне төзәтергә, ничек яшәргә һәм фикер туплап, эшебезне, тормышыбызны матур итеп дәвам итәргә дигән уйлар белән яшибез. Яңа елга кергәнче дип, өебезгә Коръән укытмакчы идек. Чак кына ашыгычрак та килеп чыккан кебек булды, шуңа күрәдер инде, шәһәрне бетереп Коръән укытырга хәзрәт эзләдек, ләкин танышлар күп булса да, таба аламадык. Без билгеләгән көнне барысының да эше булып чыкты. Шуңа күрә, Аллаһка тапшырып, Коръәнне үзем укыдым, Аллаһы Тәгалә разый булсын. Тормышымда шундый хәл дә булды әле.

Яңа елны яңа өебездә гаилә белән каршыларга җыенабыз.

Гөлназ Закирова-Мирсияпова композитор, “Болгар” ансамбле солисты:

 2020 ел башында беренче тапкыр Вьетнамда гаиләбез белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Аннары Ковид белән чирләдек. Шулай да 2020 ел минем өчен нәтиҗәле булды. Сентябрьдән төрле бәйгеләр, фестивальләр башланды. “Безнең җыр”, “Яңа татар җыры” фестивальләрендә композитор буларак катнаштым, Аллаһка шөкер  җырларым җиңде. Укучым Эдуард Чернуцкий “Йолдызлык” фестивалендә икенче урын яулады. Сәнгать көллиятендәге укучым, булачак  композитор Лилия Хәнипова Уфа сәнгать институтына укырга керде. Укытучы өчен – болар шатлыклы вакыйга.

Улыбыз Илдар татар теле, инглиз телләре белән мавыга. Балалар бакчасында тәрбиячеләр җырлатып караган да бәйгедә катнашырга диделәр. Улыбыз шулай итеп, бәйгедә беренче тапкыр призлы урын яулады. Улыбызның музыкант яисә җырчы булуын теләмибез, ләкин теләге булса, ярдәм итәчәкбез.

Яңа елны гаиләбез, әти-әниләр белән өйдә каршылыйбыз. 2021 елда гаиләбезнең яраткан газетасы “Шәһри Чаллы” редакциясе коллективына, укучыларына һәм шәһәрдәшләремә сәламәтлек, иминлек, рухи яктан тынычлык телим. Чөнки Аллаһы Тәгалә 2020 елда сәламәтлекнең иң кыйммәтле бүләк икәнлеген  күрсәтте. Сәламәтлек барында, калганнарына тырышлык һәм талант белән ирешеп була.

Ләйсән Нургалиева, Татарстанның атказанган артисты:Узып баручы ел минем өчен бик шәп булды. 18 ноябрьдә дүртенче тапкыр әни булдым. Бу көнне кызыбыз Самирә аваз салды. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, Ильвина апасының кыз туганы булды.  Игезәк улларыбыз Ринат белән Ришат үз көчләре һәм белемнәре белән мәктәптән соң, укырга керделәр. Моның өчен бик борчылган идем.  Балаларыбызны ирем Салават белән тигезлектә үстерергә насыйп булсын.

  1. елда театрыбыз яңа бинага күчеп, танылган язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗев исемен алды. Исән-сау булып, тамашачыларыбызны яңа спектакльләр белән сөендерергә насыйп булсын.
  2. елны авылда – Минзәлә районы Әтрәкледә гаиләбез белән каршыларга җыенабыз.

Артур Гыйниятуллин, музыкант:

 

2019 елның декабрь ае тормышымда иң авыр вакыт булды. Көтмәгәндә әтиебез Маузер Гыйниятуллин якты дөньядан китеп барды. Мартка кадар Дубайда булдык. Әнием белән сеңелем дә килгән иде, яхшы гына ял иттек. Коронавирус башлангач, эвакуационный рейс белән Чаллыга кайттык. Ярты ел әнием, туганнарым янында булдым. Әти-әниемнең фатирында ремонт ясадык. Әтиемнең каберенә таш куйдык.

Иң истәлекле вакыйга: Чаллыда булачак  хатынымны очраттым. Лия Шәмсина белән никах укыттык һәм никахыбызны рәсми рәвештә ЗАГСта теркәдек. Һәрвакыт Дубайдан бер атнага, бер айга кайта идем. Озакка кайтырга хыялландым, әти булмавы гына үкенеч... Быел ярты ел туганнарым янында булдым.

Ел азагында хатыным белән Дубайга килдем. Яңа елны хатыным белән бергә каршылыйбыз, Аллаһы боерса. Яңа ел кичендә мин гадәттәгечә эшлим. Артистларның бу гел шулай. Дубайның иң затлы рестораннарының берсендә эшлим, шунда яңа елны да каршы алабыз, Гарәбстан халкын музыка белән шатландырабыз, Аллаһы теләсә. Чаллы халкын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез булсын иде ул.

Илсөяр Зарипова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

31 декабрьдә без елдагыча халыкка хезмәт итәбез. Анда бәйрәм ясаганнан соң өйгә ашыгам, чөнки мине балаларым көтеп тора. Яңа елны каршыларга табын өстәле янына җыелабыз. Яңа елдан ниндидер могҗиза димме инде, яхшыга өмет көтәбез. Иске ел бигрәк авыр булды, коронавирус дигән зәхмәт таралды. Күпләребез якыннарын югалтты. 2020 елда миңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Яңа елда мондый бәхетсезлекләр булмасын иде, бөтен кеше рәхәт яшәсен иде. Барыбыз да сәламәт булыйк, матур яшик! Яңа ел белән дуслар!

 

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев