Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат

Аңа 40 яшь иде.

Бүген иртән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булган.

"Эльмираның баянчысы Фәйзелхак абый күңелсез хәбәр җиткерде. Соңгы атнада Эльмира бик нык авырган булган, ютәлләгән. Әле узган җомгада гына үзе белән телефоннан сөйләшкән идек. Баян белән чыгыш ясарга кирәк булганда, һәрвакыт мине чакыра иде. Эльмира чиста күңелле кеше булды. Ике баласы калды, улы әле икенче сыйныфта гына укый. Бик кызганыч..." - дигән баянчы Алмаз Рәхимов.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган. Эльмираны һәм аның энесе Маратны әниләре ялгызы үстергән. Әтиләре балалар кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Интервьюларның берсендә Эльмира әтисенә үпкә саклавын, балачагы авыр узуын, акча җитмәвен әйткән булган.

Эльмира ире белән Диана исемле кыз һәм Артем исемле малай үстерәләр иде. Шәһәрдәшебезнең урыны оҗмахта булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

44

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу