Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Әйткән сүз чыпчык түгел!» - Зәйнәб Фәрхетдинова Илсөя Бәдретдиновага шелтә белдергән

Илсөя Бәдретдинова үз концертында Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов хакында сөйләгән.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Илсөя Бәдретдинованың сөйләгәнен Инстаграм битенә урнаштырып, җырчыдан аңлату таләп иткән. «Качып карап торган булсаң гына инде, җаныкаем. Безнең грим бүлмәсендә нәрсә күргән идең шулкадәр? Парлыларга, Зөфәр абыең белән Зәйнәб Фәрхетдиновага күп оракта аерым бүлмә бирәләр иде! Минем сине үз янымда бик күргәнем булмады, хәтердә калмаган. Аңлат әле миңа, нинди „юмор“ бу, сеңлем? Концертыңа барырга җай чыкмады», — дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Хөрмәтле Зәйнәб апа, мин сезне бик зурлап сөйлим анда! „Бәләкәй чактан аларга охшарга тырышып үстем, чиксез хөрмәт итәм, дуэтны аларга кызыгып җырлыйм“, — дип. Ә сезгә бер өлешен генә җибәргәннәр, шуңа аңлашылмый. Һич кенә дә начарлап сөйләмәдем», — дип җавап биргән Илсөя Бәдретдинова үзе.

«Әйткән сүз чыпчык түгел, очып киткәч тота алмыйсың шул!» — дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Мин онлайн талашуга каршы! Бер күрешү - үзе бер гомер», — дип комментарий калдырган җырчы, пародист Данир Сабиров.

«Зәйнәб белән Зөфәр грим бүлмәсендә нәрсә генә эшләсәләр дә, алар ир белән хатын. Ә менә инде качып күзәтеп тору — зур түбәнчелек, мәгънәсезлек һәм тәрбиясезлек!», «Зәйнәб белән авыз чайкарга Илсөягә бик иртә әле», «Җәмәгать, мин Илсөя концертында булдым. Ул матур итеп сөйләде Зәйнәб белән Зөфәр турында. Зәйнәб, үпкәләмә, ул сезне буй җитмәслек матур пар, дип сөйләде. Мондагы өзеккә ышанып утырмагыз, зинһар!», «Җырчы җырларга тиеш. Сәхнәгә чыгып теләсә нәрсә сөйләргә кирәкми!» — дип үз фикерләрен белдергән инстачылар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев