Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган малайны табуда ярдәм иткәннәр

Чаллыда 18 март көнне югалган 13 яшьлек Рәиф Собировны 20 март көнне табып алдылар. Малай Тукай районының Кызыл Байрак авылыннан. Мусабай-Завод урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Рәиф Собировны табу турында яңа мәгълүмат барлыкка килде.

Баксаң, 13 яшьлек Рәифне Казанга бара торган якта попуткага утырып торганда күреп алалар. Малайны Тукай районының Сосновый Бор поселогында яшәүче Азат белән Ләйлә Йосыповлар күреп өлгерә. Алар попуткага утырырга әзерләнгән малайда югалган малай чалымнарын таныйлар һәм бу хакта юл-патруль хезмәте постына хәбәр итәләр. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә малайны тере һәм сәламәт килеш табып алалар.

Бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм муниципаль районның хокукларын яклау комиссиясе Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән бергә югалган үсмерне эзләүдә ярдәм иткән өчен Ләйлә Салихҗановнага рәхмәт хаты тапшырдылар, - дип язалар "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре. 

Югалган малай турында монда язган идек. 

1. Чаллыда югалган баланы эзлиләр

2. Табылды! Исән!

3Чаллыда югалган малайның өеннән беренче генә чыгып китүе булмаган

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалу