Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларда, коронавирустан үлүчеләргә караганда, ике тапкырга күбрәк кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан Татарстан юлларында 263 кеше һәлак булган. Бу, короновирус авыруыннан үлүчеләргә караганда, ике тапкырга күбрәк дигән сүз.

Рәсми мәгълүматлар буенча, республикада әлеге авырудан 119 кешенең гомере өзелде.
Ун ай эчендә Татарстанда 3348 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4074 кеше зыян күргән. Узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 382гә кимегән. Аларда һәлак булучылар – 15, имгәнүчеләр 588 кешегә кимрәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар катнашындагы 396 юл һәлакәте турында әйтә. Аларда сигез бала һәлак булган, 418е зыян күргән. Шулай ук аварияләрнең төп күрсәткечләре кимүе дә күзәтелә: юл һәлакәтләре – 86га, гомерләре өзелгән балалар – 7гә һәм яраланганнар 96га кимегән.

Чыганак:https://vatantat.ru/2020/11/39476/

Фото:ачык чыганаклардан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев