Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларны төзекләндерү дәвам итә

Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча тотылачак, аның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан.

Быел Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар. Әлеге максатларга 4,6 миллиард сумга якын акча тотылачак, аның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. 
Аерым алганда, Казан агломерациясендә - 27, Чаллыда - 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк. “Барлык объектлар буенча да эшләрне башкаруга дәүләт килешүләре төзелгән”, - диелә министрлык хәбәрендә.
Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты узган елда гамәлгә ашырыла башлады. Аңа кадәр республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле федераль проектында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X