Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзбәкстан татарлары Татарстан флагына багышланган иҗади бәйге игълан итте

Конкурс шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап үткәрелә

29 ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге ярдәмендә, флаг сурәтләнгән иҗади эшләргә онлайн бәйге игълан итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгегә флаг төсләре белән бизәлгән рәсем, чигеш яки татлы ризык, флаг төсләре белән бизәлгән кием-салым яки аксессуарлар, теләсә нинди иҗади эш һәм кулдан ясалган әйберләр кабул ителә. Конкурс шулай ук ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап үткәрелә.

Эшләрнең фотоларын телеграмм ботка (@Tokpc_PR_bot) ике вариантта җибәрергә кирәк:

1. Эш/ләрнең сыйфатлы фотосы (тасвирлама һәм шәрехләмәләр белән булса тагын да яхшы);

2. Шул ук эш/ләр аның авторы белән.

2020 елның 27 ноябрендә жюри өч җиңүчене сайлап алачак, алар дипломнар һәм призлар белән билгеләп үтеләчәк, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев