Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Үземне БДИда сынап карарга булдым...”

“Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев БДИ тапшырды.

Мәскәү укучыларының ата-аналары белән бергә ул имтихан тапшыруның бөтен процедурасын узды: аудиториягә кереп утырудан башлап, нәтиҗәләр билгеле булганчы, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

“Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе 16 мартта Мәскәүнең 1500нче мәктәбендә узды. Чара чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә ярдәм итү, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштыру максатыннан үткәрелә.

Акциядә, шулай ук, җырчы Татьяна Лихачева, актер Роман Печерский, фигуралы шуу остасы Анастасия Гребенкина, модель Вадим Андреенко һәм Дәүләт думасы депутаты Татьяна Касаева катнаштылар. Катнашучылар урыс теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язды.

Сынау башланыр алдыннан алар телефон һәм шәхси әйберләрен тапшырды, имтихан алды контроле һәм инструктаж узды, бланклар тутырды. Алар эш барышында контрольнең ничек башкарылуы, БДИ пунктларында нинди эпидемиологик хәвефсезлек чаралары кулланылуы, материалларның ничек басылуы һәм эшкәртелүе белән шәхси таныша алды.

Музаев сүзләренә караганда, ул имтиханга махсус әзерләнмәгән һәм дулкынланмаган. “Миңа имтихан һөнәри яктан кызыклы булды — БДИ оештырганда барысын да исәпкә алабызмы? Эпидемиягә каршы чараларның да имтиханны ни дәрәҗәдә катлауландыруын үземдә сынап карарга булдым”, — ди Музаев.

БДИда катнашучыларның барысы да эшләрне уңышлы үтәгән. Бланкларны дөрес тутыруда гына бераз кыенлыклар килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев