Үзенчәлекле смена ачылды
Кичә Алабуга шәһәренең "Лесная сказка" лагерында "IMAN" сменасы ачылды.
Биредә республикабызның район-шәһәрләреннән җыелган 10-14 яшьлек егетләр ял итәчәк. Лагерьнең төп максаты – яшүсмерләрне ислам нигезләре белән таныштыру һәм дини тәрбия бирү. Шулай ук балаларны төрле спорт ярышлары, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләр дә көтә. Әлеге үзенчәлекле смена 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев