Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова, ягъни “Ут хатын” (“Женщина оххонь”) шәхси брендын ачып җибәрде.
Бу турыда ул бүген үзенең социаль челтәрендә игълан итте.
- Мин гел беренче булырга яратам. Шуңа Татарстанга тәүгеләрдән булып “Шейла” дип аталган гардероб элементын алып кайттым. Аны мөселман хатын-кызлары башына яба. Сез мине беләсез, бу бренд, мин тотынган һәр проект кебек, космос булачак. Әлбәттә, моның өчен шәп кибет кирәк, аны ачканчы онлайн эшләп торачакбыз, - дигән Гүзәл постында.
Нет комментариев