ЗЯБ бистәсендә фатирлар буенча мошенниклар йөри
Алар вентиляцияне чистартырга тәкъдим итәләр.
ЗЯБ бистәсенең 19нчы комплексына мошенниклар ияләшкән. Бу хакта шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Алар үзләрен идарә итү компаниясе белгечләре итеп таныштыралар. Вентиляцияне тикшерәләр, соңыннан чистартырга тәкъдим итәләр. 4 меңнән 8 мең сумга кадәр акча сорыйлар. Хәтта карта аша да кабул итәләр. "Мошенниклар дүртәүләп йөри, икесе - хатын-кыз", - ди шәһәрдәшләр.
"Шәһри Чаллы" редакциясе “Вилюй” идарә итү компаниясенә шалтыратты. "Фатирлар буенча, чыннан да, мошенниклар йөри. Без вентиляцияләрне заяка буенча гына чистартабыз, яисә алдан белдерү кәгазьләре элеп чыгабыз”, - диделәр безгә.
Шәһәрдәшләр бу проблема белән идарә итү компаниясенә 1 ай элек тә зарланып шалтыраткан булган. Мошенниклар өлкән яшьтәгеләрне алдавын дәвам итә, күрәсең. Чаллы халкы җирле хакимият җитәкчелегеннән аларга карата җитди чаралар күрүне сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев