Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова - Санкт-Петербургта

«Бәхеткә юл кайда» спектаклен Буа татар дәүләт драма театры Санкт-Петербург тамашачысына тәкъдим итте.

Чаллыда яшәүче танылган язучы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Бәхеткә юл кайда»  спектаклен Буа татар дәүләт драма театры Санкт-Петербург тамашачысына тәкъдим итте. «Санкт-Петербургта яшүче милләттәшләребез спектакльне бик җылы кабул иттеләр. Аллаһка шөкер, зурладылар үземне. Вәкаләтле вәкил үз машинасында шәһәр, музейларны күрсәтеп йөрде. Спектакль алдыннан тамашачылар белән очраштым. Ихластан аралаштык. Чәчәкләр бирделәр, үзем автограф яздым. Илһамланып кайттым. Минзәлә һәм Кукмара районнарындагы очрашулардан соң, иҗат эшенә керешермен инде», – диде «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына Зифа Кадыйрова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Зифа Кадыйрова