Зифа Кадыйрованың бәрәңгесе утыртылмаган
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрованың бәрәңгесе утыртылмаган

«Бакчада эш күп», - ди ул.

Чаллыда яшәп, иҗат итүче язучы Зифа Кадыйрова бу арада язу эшенә кереп китә алмавының сәбәбен әйтте.

– Бакчада эш күп, су сибәм, чүп үләннәре белән көрәшәм. Әле бәрәңгем дә утыртылмаган. Эш арасында укучыларым белән очрашуларга да барып кайтам. Ихлас очрашулар җанга рәхәтлек бирә.

Бу атна ахырында Уфада узачак китап ярминкәсенә чакырганнар иде. Барып булырмы, белмим. Әдәби әсәрләр язарга темалар бар. Тик язу эшенә кереп китеп булмый әле, – диде ул безгә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча билет ташлама дача пенсионер Зифа Кадыйрова

Нет комментариев