Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зифа Кадыйрова китапларының геройлары кемнәр?

Барысы да халык арасыннан чыккан, замана геройлары. 1990 елларда хезмәт хакын тәгәрмәчләтә бирделәр.

 Машина юк, көпчәк бар. Берсендә ике әрҗә аракы бирделәр – аны кая куясың ди... Шул хәлләрдән соң, бервакыт  төнлә торып утырдым да, үзеннән-үзе Сөмбел язмышы языла башлады. Иртән үзем дә сизмәстән үземнең кеше язмышына алынуымны  аңладым. Һәм бу кешене ничек бәхетле итим дигән сорау туды. 540 битлек әлеге кулъязманы башта күрше укыды, аннан китте-китте, караламамны көчкә табып алдым. Электромонтажчы булып эшләүче багана башында янып үлгән... Бу икенче китабымның герое булды. Ике гаиләне күзәтеп яшәгәннән соң «Бәхеткә юл кайда?» китабын яздым. Нигә татар хатынын җир астына төшердең, чүплектә яшәттең диючеләр дә булды. Әгәр шулай итмәсәм, китабымның герое Дилә үзгәрмәс иде. Кайнанасын, балаларын карап, авыр эштә эшләп мескен булып яшәсә, ире бай хатында рәхәттә яшәвен дәвам итәр иде. Ә минем герой курку хисен җиңде, үзен ярата башлады. Нәтиҗәдә ире кайтты, бәхетле гаиләдә уллары туды, кызын да  туры юлга кертте. 

Бер очрашу вакытында авылдаш, яшь егет: «Бәхеткә юл кайда?» китабыгызны укыдым да, әти-әниемә мөнәсәбәтем үзгәрде», –  диде. Кеше язмышларын гади тел белән язганга, яратып укыйлардыр. Китапханәләрдә китапларым кулдан-кулга йөреп теткәләнеп бетә, аларны яңартып торам. Темаларны табарга, язарга  Аллаһы Тәгалә үзе юл ача ярдәм һәм көч бирә. 

Язучы белән тулы әңгәмәне сайттан һәм газетадан укырсыз. Карап барыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев