Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның намуслылыгын һәм үтә күренмәлелеген гарантиялиләр

Татарстан территориясендә Дәүләт Думасына көзге сайлаулар вакытында 18 мең күзәтүче эшләячәк, шуларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы җибәрәчәк.

Күпчелек күзәтүчеләр тавыш бирү процедурасын максималь дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм гадел итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистларына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте. 
Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары көндәшлелек белән аерылып тора. Бу күп санда партияләр катнашында (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән), бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә аерылып торачак.

Аны ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев тулыландырды, ул шулай ук хәзерге Россия сайлауларында күзәтүчеләр институтының югары мөһимлеген ассызыклады.

Ул искә төшергәнчә, Дәүләт Думасына киләсе сайлаулар 2021 елның 17-19 сентябрендә күпкөнлек тавыш бирүнең яңа форматында узачак. Бу коронавирус пандемиясе шартларында сайлаучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021