Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Зур автобусларны Чаллыга кайтарыгыз»: Чаллы халкы митингка чыга

Барыбызга да мәгълүм, Мәләкәс аръягы яшьләр шәһәрчеге. Монда бик күп кечкенә балалы яшь гаиләләр яши. Алар җәмәгать транспорты белән бәйле проблеманың инде ничә ел дәвамында хәл ителмәвенә зарланалар.

“Балалар өчен карусельлар ачылды, барып, ял итеп кайтасы килә, ләкин, барырга мөмкинлек юк. Кечкенә газельларга бала коляскалары белән керү мөмкин түгел.  Бала белән хастаханәгә бару да безнең өчен зур проблема. Безнең поликлиника ГЭС бистәсендә урнашкан, ләкин анда барып җитү  өчен башта “Кәгазьчеләр” тукталышына кадәр барып, аннан кире икенче транспортка күчергә кирәк. Аның өчен дә әле коляскалар белән юл асты кичүләрен үтергә кирәк. Таксиларның да 3 бала белән  булган заказны кабул итәселәре килми”,- ди яшь әниләр.

Нәкъ шушы проблеманы хәл итү максатыннан бүген Мәләкәс аръягында алар тарафыннан митинг оештырылды. Аларның бар тик бер генә теләк: Шәһәрдә зур, коляскалар белән кереп була торган җәмәгать транспорты булдыру. “Әлеге мәсьәләгә нокта куелганга кадәр, без митингларны туктамаячакбыз”,- ди алар.

Чаллы халкы шәһәр мэры Наил Мәһдиевка адресланган петиция булдырдылар. Тиешле мөрәҗәгать  Change.org сайтында барлыкка килде. Хәзерге вакытта петиция 200гә якын тавыш җыйган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев