Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зур максатка – кечкенәләре аша

В. Поташов исемендәге техник көллият базасында «Яшь профессионаллар» республика чемпионатының төбәк этабы башланды. «WorldSkills Russia» бәйгесенең Татарстандагы бәйгеләрендә 257 компетенция буенча 1800дән артык яшь белгеч махсус җиһазланган мәйданчыкларда көч сынаша. Зурлар категориясендә – 1084, яшьләр арасында 719 кеше белем һәм осталыгын күрсәтә.

Техник көллияттә ярышларны ачу тантанасы булды. Эшче яшьләргә директор Эльмира Әхмәтова, ТР Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин хәер-фатиха биреп, ярышларда уңышлар теләде. Алар эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылган әлеге чара өчен ТР Президентына һәм эре предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр. Төбәк этабына чыгулары егет-кызларның әлеге мәртәбәле ярышта беренче җиңүләре иде. Алар Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак.
Узган ярышларда техник көллиятне тәмамлаган Айдар Минеев «WorldSkills Kazan – 2019» эшче яшьләрнең дөнья чемпионатында «Прототиплар әзерләү» компетенциясендә алтын медаль яулады. Ул прототип ясау белән балачактан шөгыльләнгән. Айдар бүгенге көндә үзе укыган көллияттә тренер булып эшли. Ул бәйгедә катнашучыларга: «Дөньякүләм бәйгеләрдә зур уңышларга ирешү өчен кечкенә максатларны җиңәргә кирәк», – дип уңышлар теләде.  
Региональ чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы формалаштырылачак. Әлеге төркемгә керүчеләр республика данын сайлап алу ярышларында, аннары 2022 елның маенда Саранскида узачак 10 нчы милли чемпионатның финалында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь белгеч