Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

БАНКОМАТ АКЧА БИРМӘСӘ

Бу хәл кыш көне булды. Кичкырын гына банкоматтан бераз акча салдырып алырга уйладым. Автомат картаны кире кайтарды да, акчасын бирергә «онытты».

Мондый хәлләр турында ишеткәнем булса да, үзеңә кагылса, каушата икән. Инде нишләргә? Җитмәсә, телефонны да алмаган идем. Аптырап тик басып торам. Үткән-сүткән кеше дә күренми, бу салкында кем йөрсен?! Тордым-тордым да, чарасыздан өйгә кайтып киттем. Телефонымны карасам, счеттагы акча кимегән. Кабаланып, тизрәк банкка шалтыратам. Карта артында банкның номеры бар икән. Хәлне ачыкларга вәгъдә биреп, тынычландырган булдылар. Дөрес, соңыннан акчаларның очына чыктык чыгуын, ләкин теңкәне шактый корытырга туры килде.
Белгечләр мондый хәлнең еш булуын әйтә. Акчалар банкомат гаебе белән «йотылса», аларны кайтарып алуы артык мәшәкать тудырырга тиеш түгел, ди алар. Заманча банкоматларга махсус контроль системасы куелган, алар кайчан күпме акча бирелгәнен исәптә тота. Картадан акчаны салдырып та, банкомат бирергә «онытса», алар автомат рәвештә тиз арада кабат счетка кайта. Инде акчалар кире кайтмаса, банкка гариза язарга кирәк булачак. Шулай да матавык чыккач ук банкка шалтыратсагыз яхшы, проблеманы белеп торсыннар. Алай фактны расларга да дәлилегез булыр.
Акчаны «йоткан» банкоматның номерын телефонга төшереп алырга да онытмагыз. Ә иң мөһиме – чек. Күпләр хәзер чекны кирәксенми. Юкка! Иң мөһим документ ул. Анда операциянең уникаль коды һәм төгәл вакыты язылган була. Чек булса, акчаның эзенә төшүе бермә-бер җиңеләя.
Зур булмаган суммаларны банк 10 көн эчендә кире кайтарырга тиеш. Ә зур суммаларны (еш кына 200 мең сумнан башлап) кире кайтару эше ай буена да сузылырга мөмкин. Әгәр дә акчаны чит банкоматтансалдырырга ниятләгән булсагыз, вакыт тагын да озая.
Кайчак шулай да була: банк хезмәкткәрләре гаризаны кабул итәгә теләми. Ул очракта банкның куркынычсызлык хезмәтенә гариза языгыз. Шулай ук алардан банкомат янындагы камераның видеоязмасын да сората аласыз. Белеп торыгыз: һәр гамәлегез язмача башкарылырга тиеш. Инде банк белән берничек тә килешеп булмаса, гаризаны полициягә язарга туры килә.
Игътибар: Банкоматтан акча салдырганда беркайчан да чек кирәкми дигәнгә басмагыз! Чекны алырга кирәк.

 

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8643

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев