Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңге шәңгәсе пешерәбез

Бәйрәм табынына менә дигән тәмле сый.

Камыр өчен кирәк: он, сөт – 200 мл, су – 100 мл, 1 йомырка, 7-8 грамм коры чүпрә (1 аш кашыгы), тоз – ярты чәй калагы, шикәр комы – ярты чәй калагы, ак май – 30-40 грамм йә булмаса 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.

Камыр өчен сөт һәм су җылы булырга тиеш. Барысын да кушып камыр басабыз. Бер сәгатькә җылы урынга куеп, кабартып алабыз.
Эчлек өчен төелгән бәрәңге кирәк. Бәрәңгене пешереп, төеп бетергәндә майда кыздырылган суган салырга онытмыйбыз. Өстенә сылар өчен бер йомырканы туглыйбыз.

Шәңгәләребезне ясагач мичкә куйганчы бераз кабарып алабыз. Аннары кызган мичкә куеп пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев