Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Дөрес сулыш аласызмы?

Йога укытучысы Ләйсәния Дадина киңәшләре.

Көн дәвамында кеше 20 мең тапкыр сулыш ала. Моны без уйлап тормыйча башкарабыз. Тик күпчелек дөрес суламый икән. Белгечләр әйтүенчә, тирән сулыш алганда гына без организмга файда китерәбез. Бу хакта тулырак кундалини йога укытучысы Ләйсәния Дадина сөйләде.

 Әгәр балаларны күзәтсәгез, аларның эч белән сулыш алганын күрергә мөмкин. Үсә төшкәч, кеше күкрәк читлеген генә эшкә җигә башлый. Бу безнең төп хатабыз. Үпкәләр 4-6 литр һаваны сыйдыра ала. Күкрәк белән сулаганда без 400-500 миллилитр , ә диафрагма, ягъни эч белән сулаганда 2-3 литр һаваны кертәбез. Җитәрлек һава кергәндә организм кислородка байый, ә бу үз чиратында кан басымын, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, борчылу хисен киметә. 

Диафрагма белән суларга өйрәнү өчен уңайлы итеп утырыгыз яисә ятыгыз, (бил турысындагы киемнәр кысып тормасын) сул кулыгызны күкрәккә, уң кулыгызны эчегезгә куегыз. Беренче чиратта аңлы рәвештә суларга, ягъни һаваның борыннан керүенә, күкрәк читлегенең киңәюенә, эчнең кабаруына игътибар итегез. Сулышны чыгарганнан соң тагын бер кат чыгарыгыз. Бу һаваны тагын да күбрәк алырга мөмкинлек бирә. Сулаганда эчнең хәрәкәтен – күтәрелүе-төшүен күзәтегез. Бу вакытта хәлегезне күзәтегез, үзегезгә ничек уңайлы, шулкадәр генә шөгыльләнегез, көчәнү зыян китеререгә мөмкин. Көн саен бу күнегүне эшләп, сулыш алу һәм һаваны чыгаруны тора-бара акрынайтып 3 минутка җиткерегез. 

Йоганың кайбер төрләрендә сулышны тоткарларга тәкъдим ителә. Мондый күнегүләрне бары тренер күзәтүе астында гына башкарырга кирәк. Ә гипертониклар, авырлы хатын-кызлар, яшүсмерләргә гомумән, ярамый.

Борчылган, курыккан вакытта тирән сулау тынычланырга, иртән яки көн дәвамында бу рәвешле сулау фикерләрне тупларга, кичен яхшырак йоклап китәргә ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев