Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Электр чәйнекләре: ничек сайларга һәм сакларга?

Кибетләрдә чәйнекләрнең ниндие генә юк. Пластик, пыяла, металл, керамика һәм тутыкмый торган тимердән эшләнгәннәре. Россия халкының күпчелеге пластик чәйнекләргә өстенлек бирә икән, чөнки алар очсыз.

Иң чыдамлы чәйнекләр - металлдан эшләнгәне. Пыяла чәйнекләр дә тиз ватылмый, чөнки чәйнек җитештерү өчен ныклы һәм югары температурага чыдам пыяла кулланыла. 
Пластикка караганда, металл һәм пыяла чәйнекләрдә су кайнар килеш озаграк саклана. Белгечләр тоташ һәм монолит корпуслы, тоташтыргыч җөйләре булмаган чәйнекләр сайларга киңәш итә. Чәйнекнең аслыгына да (подставка) игътибар итәргә кирәк. Чәйнекне теләсә кайсы ягы белән утыртып була торганы яхшырак. 
Егәрлеге аз булган электр чәйнеге суны озаграк, ә куәтлерәге тизрәк кайнатачак. Әмма, көнкүреш электр техникасын сертификацияләү буенча менеджер Татьяна Иванова әйтүенчә, өйдәге электр үткәргеченең  сыйфатын исәпкә алырга кирәк. Эксперт сүзләренчә, куәтле чәйнек көчен яңа йортлардагы заманча электр чыбыклары күтәрә алачак. Әгәр йорт иске һәм аш бүлмәсендә берничә электр җиһазы кулланыла икән, андыйны алмау хәерлерәк.  
Чәйнек озакка чыдасын өчен, аның юшкынын даими чистартып торырга кирәк. Моның өчен махсус чаралар кулланырга була. Яки кул астында булган әйберләр, мәсәлән, лимон кислотасы белән дә чистартырга мөмкин. Гадәттә, юшкын начар сыйфатлы судан барлыкка килә. Шуңа күрә фильтрланган яки шешәдәге суларны кулланырга киңәш ителә. 
Шулай ук чәйнектәге су күләмен дә гел карап торырга кирәк. Әгәр су рөхсәт ителгәннән азрак була икән, чәйнекнең тэны (җылыту элементы) янып чыгарга мөмкин. Әгәр су артык күп булса, кайнаганда ул чәчрәргә һәм кайнау датчигына эләгергә мөмкин, бу да куркыныч. Тэн озак хезмәт итсен өчен, яңа гына кайнап чыккан, әмма буш чәйнеккә су салырга ярамый, температура контрасты көчле булырга тиеш түгел. Шулай ук чәйнекнең тышкы корпусын агып торган су астында да юарга ярамый, су чәйнекнең электр контактларына эләгергә мөмкин.  

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт