Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Киңәш-табыш

Февральдә нәрсә чәчәргә?

Бу айда бары вегетация чоры бик озын булган һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр.

Кышның ике ае да үтеп китте. Ә февраль тагын да тизрәк узачак. Тәҗрибәле бакчачылар инде бу чорда тәрәзә төпләрендә үсентеләр үстерә башлыйлар.
«Мул уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне нәкъ менә февраль аенда ук чәчәргә кирәк», – ди алар.  Тик моның бик күп үзенчәлекләре бар. 

Төп кагыйдә – февраль аенда бары вегетация чоры бик озын булган һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр. Нәкъ менә шуңа иң элек һәр үсентенең характеристикасын өйрәнергә кирәк.
Тагын бер мөһим шарт сезнең кайда яшәвегез белән бәйле. Урта полосада яшәүчеләргә кышкы утыртуны үсентеләрне теплицага күчерергә мөмкинлеге булса гына башларга тәкъдим итәр идек. 

Чәчү вакытын дөрес сайлау өчен, гадәттә, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен исәплиләр. Шуны билгеләгәннән соң, көннәрне кирегә таба санарга кирәк (онытмагыз, шытымнар чыгу өчен берничә көн, атна өстәргә кирәк).
Һәм соңгы кагыйдә – орлыкларны алдан әзерләнгән һәм тулысынча җылытылган туфракка гына чәчегез. Шулай ук аларны гөмбәчекләргә каршы махсус препаратлар белән дә эшкәртергә киңәш итәбез.

Хәзер нинди яшелчәләрне кыш азагында, нәкъ менә февраль аенда чәчәргә кирәклегенә тукталып китәбез.
Помидор
Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга планлаштырсагыз, вегетация срогы 110 көннән алып 140 көнгә кадәр булган, соң өлгерә торган сортларны сайлагыз. Помидорның мондый сортлары  ике ай эчендә үсенте булып җитешә,  аны инде җылытылган грунтка утыртырга була. Әгәр дә сез үсентеләрне теплицага утыртырга җыенасыз икән, февраль аенда уртача өлгерешле яки иртә өлгерешле помидор сортларын чәчәргә мөмкин.
Борыч
Ике ай ярым эчендә үсенте булып өлгерә торган борыч сортларын февральдә чәчәләр. Уртача алганда, орлыклар шытсын өчен, якынча 7 көн кирәк, шуннан соң беренче шытымнарга аз гына су сибәләр. Грунтка тамырлары яхшы формалашкан һәм 25 см биеклектәге таза сабаклы үсентеләрне утырталар. Борычларның өлгерү срогы – 90–40 көн.
Баклажан
Вегетация чоры бик озын булган тагын бер үсемлек – баклажан (сортына карамастан). Ул грунтка утыртырга ике ай кала, уртача дымлы туфракка чәчелә. Баклажан орлыгы 2 атнадан шыта, вегетация чоры – 100–150 көн.
Порей суганы
Аны ачык туфракка күчереп утырту өчен 60 көн кирәк. Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк, порей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май урталарында ук ачык туфракка утыртырга була.
Җир җиләге
Җиләкнең беренче елында уңыш җыеп алу өчен  аны шулай ук иртә чәчәләр. Төгәлрәк әйтсәк, февраль башында ук утыртырга киңәш итәбез. Май ахырында, үсентеләр 5 чын яфрак чыгарган вакытта, грунтка күчерергә кирәк булачак.

Нинди чәчәкләр утыртырга ?

Февральнең беренче көннәрендә бегония һәм глоксиний чәчәргә тәкъдим ителә, язга калса, соң була.  Ай уртасында петуния чәчәргә кирәк. Яз башында чәчсәң, соңрак чәчәк ата. Шулай ук бу чорда ишегалдында да, урамда да яхшы үсүче – бальзамин, фуксия, пеларгония, гербера кебек чәчәкләргә дә игътибар итәргә кирәк. 
Ай азагында тыгыз тышча белән капланган дельфиниум, гейхер орлыкларына чират җитә.  Февральдә  климатис,  сальпиглоссис, лаванда, примула, аквилегия утыртсаң да яхшы.  
Бер еллык чәчәкләрне 15-20 нче майдан соң гына туфракка күчереп утыртырга киңәш итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев