Җиләк кайнатмыйча гына да тәмле була!
Киңәш-табыш

Җиләк кайнатмыйча гына да тәмле була!

Җиләкне кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга да була.

Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 500 грамм шикәр комы җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып куярга, шикәре эреп беткәч, пластик шешәләргә тутырып туңдыргычка куярга кирәк.

Эре җир җиләкләрен чистартып катырырга куярга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев