Җиләк-җимешле кабак
Киңәш-табыш

Җиләк-җимешле кабак

Рецепт

  • 0.5 кг чамасы кабак
  • 2 алма
  • 2 әфлисун
  • 1 лимон
  • Күрәгә
  • Кара җимеш
  • 3 аш кашыгы шикәр комы

Әфлисун, лимонны, кабакны турарга, алманы башкаларына караганда зуррак кисәкләргә бүләргә. Җимешләрне өстәргә, шикәр комын салып болгатырга да табага салып, духовкага пешерергә куярга. Озак пешми, сулана башлагач, бераз торганнан соң алырга.Әфлисун, лимоннарның тәме кабакка сенеп, тәмле булып пешә.

Тәмле булсын!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев