Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кавынның файдасы

Бүген кибетләр кавын-карбыз белән тулды. Кавында нинди витаминнар бар, ул кайсы ягы белән файдалы соң?

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы керәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә кавынның кипкән төшләрен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй калагы кабул итәләр.

Кавынның йомшагы А витаминына бай. Ул тирене йомшарта, шома итә, чәчне сәламәтләндерә. Аның өчен кавынны биткә сөртергә һәм кабыгын тирегә ышкырга кирәк. Кавын агарту үзлегенә ия. Сипкел һәм пигмент таплар булганда файдалы. Сутын 1:1 нисбәтендә сөткә кушып коры тирегә сөртәләр. Аны чәч төбенә ышкырга да мөмкин. 20-30 минуттан шампунь белән юалар. Процедураны атнага 2-3 тапкыр кабатлау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев